Рөстәм Миңнеханов Монреальда Pratt&Whitney авиация заводында булды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Монреальга (Канада) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Pratt&Whitney авиация заводы эшчәнлеге белән танышты. Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясенең Канададагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Дарчиев, Татарстанның авиация предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар озата йөри.   

Pratt & Whitney – граждан һәм хәрби авиация өчен двигательләр җитештерүчесе. Хәзерге вакытта «United Technologies» (АКШ) корпорациясенең бер өлеше булып тора. Компания Rolls-Royce һәм General Electric «зур өчлегенә» керә. Шулай ук Pratt & Whitney сәнәгать максатларында модульле һәм күчмә газ-турбиналы җайланмалар, локомотивлар өчен двигательләр, ракета двигательләре һәм башкалар җитештерә,

Канада компаниясе белән Татарстан Республикасы 1993 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Pratt & Whitney үз двигательләрен Ансат серияле вертолётлары өчен «Казан вертолёт заводы»на җибәреп тора. 

Заводны караганда аңлатмаларны Pratt & Whitney президенты Джон Саабас биреп барды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов заводның җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты.

Визиты азагында Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә заводта булу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан Pratt & Whitney белән эшлекле багланышларын бүгенге дәрәҗәдә саклап калыр дип ышаныч белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International