Рөстәм Миңнеханов Торонтода берничә эшлекле очрашу уздырды

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтога (Канада) эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Очрашулар Канаданың Россиядәге һәм Евразиядәге эшлекле ассоциациясе (CERBA) бинасында узды. 

Беренче очрашу ABBYY Россия компаниясе җитәкчелеге белән булды. Мәгълүматны нтеллектуаль эшкәртү һәм лингвистика өлкәсендәге эшләнмәләре нәтиҗәсендә бүген ABBYY – бөтен дөньяга билгеле компания. Компаниянең дөньяның 200дән артык илендә 40 млн. файдаланучысы бар. 2015 елда Казан ИТ-паркында  ABBYY үз офисын ачты. Бүген дә компания Татарстан территориясендә берничә проект алып бара. Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән ABBYY компаниясе арасындагы киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Global Performance Improvement (GPI) җитәкчелеге белән очрашты. Компания идарә системаларын яхшырту, оешмаларның потенциалын ачу, хезмәткәрләрне җәлеп итү һәм үстерү белән шөгыльләнә. GPI компаниясенең «Татнефть» компаниясе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе  бар. Global Performance Improvement генераль директоры Алексей Пешехонов Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм «Татнефть» ГАҖ корпоратив университеты һәм Әлмәт дәүләт нефть институты белән бергәләп гамәлгә ашырылучы мәгариф проекты турында сөйләде. 

Аннары ТР Президенты Second Cup Coffee бөтендөнья кофейнялар челтәре җитәкчелеге белән очрашу уздырды. Компаниягә 1975 елда Торонтода нигез салынган. Бүгенгә Канадада 320 кофейня һәм дөньяның 35тән артык илендә 175 кафе эшли. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, географиясе шактый зур булуга карамастан, Second Cup Coffee компаниясенең Россиядә бер генә кафесы да юк. Татарстан Россия базарына кергәндә старт мәйданчыгы булырга әзер, диде ул. Татарстан Президенты Second Cup Coffee вәкилләре белән республиканың автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә мини-кофейнялар урнаштыруның төрле вариантлары турында фикер алышты.   

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов энергетика секторында технологияләр һәм җайланмалар эшләүче Amelin компаниясе вәкилләре белән сөйләшү уздырды. Amelin компаниясенең  Россиядә эшчәнлеге шактый җәелдерелгән, бүген ул монда 200дән артык проектны гамәлгә ашыра. Компания җайланмаларын «Татнефть» ГАҖ киң куллана.

Алга таба бөтендөнья стандартлары дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтүче Gowling WLG – Канада юридик компаниясе җитәкчелеге белән очрашу булды. Gowling WLG – интеллектуаль милекчелек өлкәсендә дөньядагы алдынгы компанияләренең берсе. Очрашу барышында яклар аэрокосмик, нефть-газ, инновацион сектор өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Gowling WLG белгечләрен Татарстан нефть- һәм энергетика предприятиеләренең мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Казанга  чакырды. 

Шулай ук бүген Татарстан Президенты Канада Тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш Европа илләре департаменты директоры Кевин Рекс һәм Канада эшлекле ассоциациясенең Россиядәге һәм Евразиядәге директорларының Торонто шәһәрендәге советы рәисе Марта Харисон белән дә очрашты. Рөстәм Миңнеханов Канада ягына Татарстан Республикасы делегациясенең Монреальга һәм Торонтога визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам, әлеге визит мөнәсәбәтләребез үсешенә яхшы этәргеч булыр», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International