Бүген Казан Кремленың Ак залында яшьләр арасындагы “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале җиңүчеләренә һәм лауреатларына Татарстан Республикасы дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Сәләтле балаларга стипендия дипломнарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантанада шулай ук ТР вице-премьеры - ТР мәдәният министры, фестивальны оештыру комитеты рәисе Зилә Вәлиева, фестиваль жюрие рәисе, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, фестивальның генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итеп: “Созвездие-Йолдызлык” проектын Россиядә иң уңышлысы дип атар идем. Россия Федерациясе Хөкүмәте дә аңа югары бәя бирде, - диде. - Мәскәүдә 1 ноябрьдә сез күрсәткән концерт зур уңыш белән үтте. Фестивальда катнашучылар Татарстан өчен якты йолдыз булдылар, хәзер алар Татарстанны читтә дә таныта. Без сезнең белән горурланабыз, сез - безнең казанышыбыз. Бу казанышыбызны саклап калырга кирәк. Татарстанда барлык халыклар мәдәниятләре, телләре үстерелә, әмма республика - татар халкы яшәеше нигезе. Шуңа күрә үз мәдәниятебезне саклап калуга әһәмият бирү мөһим”, - дип басым ясап әйтте.
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары исеменнән Азнакайдан “Бәхет” вокал ансамбле җитәкчесе Наилә Шәрифуллина рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Мин Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә 25 ел эшлим. 12 ел “Бәхет” вокал ансамбле белән җитәкчелек итәм. Без бик күп фестивальләрдә һәм бәйгеләрдә катнашсак та, балаларыбыз өчен “Созвездие-Йолдызлык” фестивале генә барлык хыялларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Безнең мәктәптә 50 бала укый. Аларның әти-әниләре, әби-бабайлары Татарстан җитәкчелегенә шундый зур фестиваль оештырган өчен олы рәхмәтләрен белдерә. Ансамбльда җырлаучы балаларның күбесе аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнә, алар өчен фестиваль кысаларында Казан һәм Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясау - зур бәхет. Укытучылар өчен дә фестиваль осталык мәктәбе булды. “Созвездие-Йолдызлык” - балалар белән алга таба эшләү, иҗатны үстерү өчен этәргеч тә”, - диде ул.
Казан дәүләт консерваториясе һәм “ГИТИС” Россия театр сәнгате академиясе студенты, 2009 елда Гран-прига ия булган Айдар Сөләйманов “Созвездие” фестиваленда катнашучы 80 меңнән артык бала исеменнән Рөстәм Миңнехановка Кубок тапшырды. Рәхмәтен белдереп, ТР Президенты: “Балалар – киләчәгебез. Алар бик талантлы. Безнең бу талантларны алга таба ачу һәм үстерү өчен мөмкинлегебез генә җитми, бу сәләтләрне ачарга ярдәм итүче укытучыларга рәхмәт. Бу бәйге булмаса, балалар арасында көндәшлек тә булмас иде. Без ирешкән уңышларны саклап калырга һәм үстерергә кирәк. 80 мең бала – аз түгел, һәм ул чик тә түгел. Татарстан Хөкүмәте һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәк”, - дип вәгъдәләде.
Быел фестиваль лауреатларына һәм җиңүчеләренә 28 дәүләт стипендиясе тапшырылды. Бу очрашу фестивальга Россия Федерациясенең мәдәният өлкәсендәге Премиясен бирү уңаеннан да оештырылды. Бу хактагы боерыкка 17 декабрьда Россия Премьер-министры Владимир Путин кул куйган иде.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.