Бүген Торонтога эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корольлекнең табиблар һәм хирурглар колледжы генераль директоры Эндрю Падмос белән очрашты һәм Sickkids балалар хастаханәсендә булды.
Эндрю Падмос Рөстәм Миңнехановка Корольлекнең табиблар һәм хирурглар колледжы тарихын сөйләде. Аңа Канада парламенты 1929 елда нигез салган, максаты - медицина белеме сыйфатына күзәтчелек итү. Корольлек колледжы - коомерцияле булмаган ассоциация, ул мәгариф стандартларын билгели һәм медик белгечләрнең өзлексез белем эстәве стандартларын билгели. Лицензия алу өчен табиблар Корольлек колледжында сертификация үтәргә тиешләр. 2013 елдан әлеге оешма халыкара аккредитация үткәрә.
2015 елның октябрь аенда Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) Корольлек колледжы стандартлары буенча "эчке авырулар" белгечлеге буенча резидентура пилот проекты гамәлгә ашырыла башлады. Ярты ел узгач, КДМУ һәм Корольлек колледжы арасында хезмәттәшлек буенча килешү имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Эндрю Падмос алга таба хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, шул исәптән студентлар алышу мөмкинлеге турында да. ТР Президенты искәрткәнчә, бүген КДМУ нда 50 илдән меңгә якын чит ил студенты белем ала.
КДМУ һәм Корольлек колледжы арасында хезмәттәшлек Казан медицина мәктәбе авторитетын күпкә күтәрәчкә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан Татарстан Президенты Sickkids балалар хастаханәсендә булды. Әлеге оешма - Бостондагы балалар госпиталеннән соң педиатриядә тикшеренүләр буенча дөньядагы алдынгы оешмаларның икенчесе. Хастаханәдә 370 урын, 5000 белгеч эшли.
Балаларга бөтен тармаклар буенча медицина ярдәме күрсәтелә. Бүген хастаханә берничә дистә бүлек һәм үзәкләрдән тора. Анда Онтариодагы иң яхшы белгечләр эшли, диагностикадагы алдынгы технологияләр кулланыла.
Sickkids - кайбер авырулар буенча алдынгы ошема. Sickkids Research фәнни-тикшеренү институты - педиатриядә тикшеренүләр белән шөгыльләнүче Канададагы институтларның иң зурсы.
ТР Президентына хастаханәдә дәвалау, укыту һәм уенны берләштергән уңайлы мохит булдырылганы турында хәбәр иттеләр.