Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтога эш сәфәре кысаларында Райерсон Университеты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде.
Канада иҗтимагый университетына 1948 елда нигез салынган һәм ул Торонтоның үзәегндә урнаша. Югары уку йорты атаклы мөгаллим һәм иҗтимагый эшлекле Эгертон Райерсон исемен йөртә, аны Канадада дәүләт мәгарифенә нигез салучы дип саныйлар.
Университетта йөзгә якын бакалавриат һәм магистратура программалары бар. Бүген биредә 38 мең студент белем ала һәм аны Канаданың инновацион программаларны алга этҗәрүче алдынгы университет дип саныйлар.
Презентациядә Рөстәм Миңнехановка уку йорты тарихы турында һәм уникаль мәгариф программалары турында сөйләделәр.
Шулай ук Татарстан Президентына университетның DMZ бизнес-инкубаторы турында мәгълүматны җиткерделәр, әлеге инкубатор Төньяк Америкада алдынгылардан санала. 6 елда бизнес-инкубаторда 260 стартап-проект гамәлгә ашырылган. 206 млню долларга якын инвестицияләр җәлеп ителгән, 2,5 мең эш урыны булдырылган.