Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Альберт Гыйльметдинов: “Узып баручы ел республика мәгарифе өчен уңышлы булды”
2010 елның 28 декабре, сишәмбе
“Узып баручы ел республика мәгарифе өчен уңышлы булды”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Брифингта Татарстан Республикасында Укытучы елына якынча нәтиҗә ясадылар.
Министр билгеләп үткәнчә, республикада киләчәктә укытучының уңай образын формалаштыруга һәм җәмәгатьчелек игътибарын аларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә куелган.
Укытучы елы “Киләчәк” 2010-2015 елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе” комплексы дәүләт программасы кабул ителү белән истә калды. “Документта Татарстан укытучысына ярдәм итүгә зур игътибар бирелә”, - дип өстәде Альберт Гыйльметдинов. Шулай ук ТР да 2010-2011 елга чаралар планы эшләнгән.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Укытучы елын үткәрүнең үзенчәлеге анда республика ведомстволары, хакимиятнең муниципаль органнары, бизнес бергәлек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашуда. Шулай итеп, Әлмәттә иң яхшы укытучыларны бүләкләүгә 3 миллион сумлык 150 премия бүлеп бирелгән. Нурлат районында гомуммәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм укучыларын акчалата бүләкләү өчен район башлыгы грантлары гамәлгә куелган. Кама Тамагы районында яшь укытучыларага ярдәм буларак, 3 ел стажы булган педагогларга 50 процент күләмендә ай саен өстәмә акча түләнә, мәгариф тармагы социаль яклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә.
Бизнес-структураларның ярдәме турында сүз барганда, Укытучы елында “Татнефть” ААҖ мәктәпләргә 60 компьютер классы тапшырды, диде Альберт Гыйльметдинов.
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча 1 сентябрьдән алып республикада укытучыларга хезмәт хакын яңа система буенча түләүгә күчтек, дип искәртте министр. Яңа система бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен башкара торган эшләрнең сыйфатын һәм санын арттыруда стимуллаштыруга һәм эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.
Брифинг традиция буенча ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән элемтәгә кереп видеоконференция рәвешендә узды. Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүмталаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашында узды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз