Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы Халыкара инвестицион форум кысаларында панель дискуссияләрдә берничә тәкъдим белән чыгыш ясады.
Панель дискуссияләрнең берсе «Җылылык базарының яңа моделе» темасына багышланган иде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2014-2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Кулланучыларның максималь уңайлылыгын тәэмин итү, ышанычлылыкны саклап калу максатларында җылылык белән тәэмин итү системасы эшендә сыйфат ягыннан тамырдан үзгәреш кирәк, - диде Татарстан Президенты. – Без аны, беренче чиратта, һава торышы үзгәрүгә карап, җайга салына торган, автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктлары урнаштыруда күрәбез».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, мондый алым нәтиҗәлелеге Чаллы шәһәре мисалында расланды, андагы биналар автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктлары белән җиһазландырылган. Нәтиҗәсе – режимнарны оптимальләштерү исәбенә җылылык энергиясе кимү, җылылык челтәрләрендә югалтулар кимү, җылылыкны җайга салу сыйфаты арту. Кешеләрдә ресурсларны сак тоту теләге туды, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, РФ Энергетика министрлыгы тәкъдим итүче җылылык белән тәэмин итү базарының яңа моделе максатларны арттыруга этәрә. Шуның белән бергә автоматлаштырылган индивидуаль җайга салу өйләр эчендә җылылык системаларын реконструкцияләүне таләп итә. Моның өчен ярдәм кирәк, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә, мәсәлән, ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды аша, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Территорияләрне үстерү: яшәеш тирәлеген формалаштыруга заманча алымнар» панель сессиясендә Татарстан Президенты «Парклар һәм скверлар» республика программасын һәм су саклау зоналарын үстерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
«Җәмәгать урыннарын проектлаганда һәм булганнарын үзгәртеп корганда без аеруча социаль аспектларга игътибар бирәбез. Ике ел эчендә 186 парк һәм яр буе территориясе үзгәртелде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, җәмәгать урыннарын үзгәртеп кору эшендәге системалылык югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. «Безнең өчен уңай бәяләүнең төп критерие – паркларга һәм яр буйларына кешеләр йөрү», - диде ул.
Панель сессиясе барышында Рөстәм Миңнеханов барысын да Иннополиска (Татарстан Республикасы) чакырды, анда 20-21 октябрь көннәрендә «Мохит яшәеш өчен: төзелешнең һәм төзекләндерүнең яңа стандартлары» шәһәр тирәлеген проектлау буенча беренче халыкара форум узачак.