Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларында «Махсус икътисадый зоналарны яңадан кору» панель дискуссиясендә катнашты.
Панель дискуссиясендә, махсус икътисадый зоналар эшчәнлегеннән икътисадый нәтиҗәлелелек булуны практикада дәлилләнгән төбәк буларак, Татарстанга аерым урын бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты панель дискуссиясендә катнашучыларга республика территориясендә урнашкан махсус икътисадый зоналарны эшләтеп җибәрү өчен төбәк дәрәҗәсендә нинди механизмнар файдаланылуы турында сөйләде.
Бүген МИЗларга идарә вәкаләтләре төбәкләргә тапшырылды, һәм инвесторлар өчен махсус икътисадый зоналарга идарә механизмында үзгәрешләр кертелергә тиеш, ул резидент статусын алу өчен проектларны килештерү процедурасын гадиләштерүдән һәм срокларын кыскартудан гыйбарәт, диде Татарстан Президенты .
Аның фикеренчә, МИЗларны нәтиҗәле үстерү өчен федераль үзәк ярдәме кирәк. Беренче чиратта, бу түбәндәге юнәлешләргә кагыла: акцизлы товарларны – авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү продуктларын җитештерү өчен МИЗ резидентларына рөхсәт бирү максатларында, федераль законга үзгәрешләр кертергә, шулай ук федераль бюджеттан МИЗ инфраструктурасын булдыруга чыгымнарны индустриаль паркларны булдыруны компенсацияләү рәвешендә капларга.