Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Президенты: Технологик революцияне бүген әзерләргә кирәк

2016 елның 1 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» Халыкара инвестицион форум кысаларында "Үсеш институтлары - төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модель табу" панель дискуссиясендә катнашты. 

Дискуссиядә РФ Хөкүмәте каршындагы Экспертлар советы әгъзасы Екатерина Шапочка, "Опора России" кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Марина Блудян, Ульяновск өлкәсенең Эшкуралык үсеше корпорациясе Руслан Гайнетдинов, Внешэкономбанк дәүләт корпорациясенең рәисе Сергей Горьков, "Сбербанк России" ААЬ кече бизнес үсеше идарәсе башлыгы Андрей Шаров һәм башкалар катнашты. 

Спикерлар барлык регионнарның да үсеш институтлары эшен нәтиҗәле итә алмаулары турында сөйләштеләр. 

Татарстан Республикасына, иң алдынгы һәм уңышлы үсеп баручы регион булганга, шул исәптән үсеш институтлары өлкәсендә дә уңышлы эшләгәнгә, сүз бирделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, региональ үсеш институтларына федераль үзәк ярдәме кирәк. ""Үсеш институты булдырып та, аны ныгытмасак проект тормышка ашмый дигән сүз. Шуңа күрә үсеш институтларын үстерергә һәм ныгытырга кирәк," - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, РФ Президенты белән РФ Хөкүмәте, шулай ук РФ Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән Татарстанда «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары уңышлы үсәләр.

«Иннополис» – Россиянең мәгълүмати технологияләр үзәге, бүгенгә анда 21 резидент, тагын ундүртесе теркәлә, университет эшли, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Бу уртак проект - федераль үзәк белән төбәкнең бурычларны хәл итү үрнәге".

Аннары республикада эшмәкәрләрне әзерләү турында сүз барды. Google компаниясе белән Саклык банкы бергә оештырган «Бизнес-класс» проекты буенча статистика белдерелде, агымдагы елда аның кысаларында бөтен Татарстан буенча 14 мең эшмәкәрне өйрәтү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яшьләрне фән һәм инновацияләргә җәлеп итү өчен актив эш алып бару зарур. Республика лидеры Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «КидСпейс» балалар һөнәр шәһәрчеген, "Аҗаган" фәнни-күңел ачу үзәге, "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты интерактив үзәге, «Кванториум» проектын мисал итеп китерде. «Технологик революцияне буген әзерләргә кирәк», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International