Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгинга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга кыска вакыт эчендә Зеленодольск шәһәрендәге хәлләрне төзәтергә һәм күп фатирлы торак йортын эксплуатациягә тапшырырга кушты.
Бу хакта бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Сүз 282 фатирлы торак йорт турында бара (Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты), аңа күчү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2016 елның 5 сентябрендә узган.
Соңыннан ачыкланганча, кешеләр күчкән мизгелдә Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондында кирәкле документлар пакеты тулы булмаган, һәм яңа фатир хуҗаларына ачкычлар фатирны карап чыгу өчен генә бирелгән булган. Искәртәбез, фатир ачкычлары берьюлы дүрт республика программасында катнашучыларга бирелгән, болар: социаль ипотекада катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күчүче гаиләләр.
Рөстәм Миңнеханов бүген киңәшмәдә Зеленодольск муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) җитәкчелеге гамәлләрен каты тәнкыйтьләде
Ул күп фатирлы йорт документациясен таләпләргә тулысынча туры китерергә, җитешсезлекләрне бетерергә һәм күченүчеләргә ачкычларны тапшырырга кушты.
Мондый хәлләр республикадагы барлык хакимият органнары эшчәнлегенә зыян китерә, диде Рөстәм Миңнеханов, мондый күз буяу ни өчен кирәк булганлыгы һич аңлашылмый, сез гражданнарның хакимияткә ышанычын киметәсез.
Зеленодольск муниципаль районы һәм ТР ДТФ җитәкчелегенә фатирларына күченүчеләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән гафу үтенергә кушты.
«Миңа яңа фатирларын көткән кешеләр каршында сезнең өчен оят», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, ул башкача мондый аяныч хәлләрне булдырмаска өндәде.