Татарстан Президенты Астана хакиме Әсәт Исәкәшев белән очрашты

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме Әсәт Исәкәшев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, республиканың кайбер министрлыклары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан  делегациясе Астанага эш сәфәре кыла. Төп максаты – XIII Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу. 

Казахстан башкаласы кунакларын сәламләп, Әсәт Исәкәшев ассызыклаганча, Татарстан бүген – Астананың төп партнёрларыннан берсе. «Сезнең республика Россиянең новатор төбәкләре арасына керә, нефть чыгару һәм нефть химиясе, машина төзелеше, югары технологияләр өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешә. Без күп кенә юнәлешләр буенча ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә телибез», - диде хаким. 

Ул билгеләп үткәнчә, бүген шәһәр ЭКСПО-2017 бөтендөнья күргәзмәсенә актив рәвештә әзерләнә. Әсәт Исәкәшев белдергәнчә, Татарстанның эре халыкара чаралар уздыру тәҗрибәсе зур – Универсиада-2013 һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты. Киләсе елга Астана да дөньяның 100дән артык иленнән кунаклар кабул итәчәк, сезнең тәҗрибә безгә бик файдалы булачак, диде ул, Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп. 

Хаким хәбәр иткәнчә, бүген Казахстан башкаласында 10 меңгә якын татар яши һәм эшли. «Без татар җәмәгатьчелеге белән даими багланышта торабыз. Шәһәрдә татар якшәмбе мәктәбе эшли, мәдәни чаралар уза», - диде Әсәт Исәкәшев. 

Рөстәм Миңнеханов Астана хакименә кунакчыллыклары һәм визитны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Без һәрчак сезнең шәһәргә бик теләп киләбез, - диде Татарстан Президенты. - Татарстан белән Казахстанны күптәнге дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Сезнең илдә гамәлгә ашырылучы карарларны без республикабызда кулланабыз».   

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 2019 елда Казанда WorldSkills Competition эшче һөнәрләре арасында дөнья чемпионаты узачак. Бу чарага әзерлек кысаларында республикада яңа күргәзмә комплексы төзелә. «Кичә мин  "ЭКСПО-2017" мәйданчыгында булдым. Төзелеш эшләренең масштаблары гаҗәпләндерә. Ышанам, күргәзмә бик уңышлы узар һәм туристлар өчен үзенә бертөрле магнитка әверелер», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Безнең хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Дәүләтләребез җитәкчеләренең үзара дустанә мөнәсәбәте төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч булып тора. Казахстан белән безнең эре предприятиеләребез эшли, шул исәптән:   КАМАЗ, Татнефть һәм башкалар», - диде ул.  

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Әсәт Исәкәшев «Имин шәһәр» һәм программасын гамәлгә ашыруда һәм җәмәгатьчелек урыннарын үстерүдә  тәҗрибә алмашу турында сөйләшеп килештеләр. Моннан тыш, Татарстан 2017 елгы чараларда катнашу өчен Астанага үз волонтёрларын җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International