Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачты

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген Астанага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.  

Объект Астананың көньяк өлешендә «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексы белән янәшә урнашкан. Искәртәбез, 1997 елда ачылган Тулы вәкаләтле вәкиллек Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм гуманитар багланышларын гамәлгә ашыру буенча Казахстандагы даими эшләүче органы булып тора.

Сәламләү сүзендә Астана хакиме Әсәт Исәкәшев ассызыклаганча, Татарстан белән Казахстан арасында күптәнге дуслык мөнәсәбәтләре яшәп килә. Безнең киләчәккә планнарыбыз зур һәм гамәлгә ашырылырга тиешле кызыклы проектларыбыз бар, диде ул. 

«Минемчә, Тулы вәкаләтле вәкиллекнең яңа бинасын ачу бу бурычларны хәл итүгә этәргеч булачак. Сезне шушы вакыйга белән котлыйм. Киләчәктә дә уңышлы эшлик», - диде хаким. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге вакыйга Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек үсешенә өстәмә импульс булачак.

Казахстан – безнең республиканың икътисадый, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә стратегик партнёры, дип белдерде ул. 

Җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, вәкиллек алар өчен «уртак йорт булачак, монда сез бөтен мәшәкатьләрегез белән килә алачаксыз». 

«Россия белән Казахстан арасындагы багланышлар төбәкара дәрәҗәдә барлык проектларыбызны гамәлгә ашыру нигезе булачак», - дип йомгак ясады Татарстан Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Әсәт Исәкәшев Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын карап чыктылар һәм шәрәфле кунаклар кенәгәсендә истәлекле язма калдырдылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International