Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗан Сагынтаев белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында очрашты.
Очрашу Казахстан Республикасы Хөкүмәте йортында эшлекле аш форматында узды. Әңгәмә барышында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә алга таба адымнар турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Астанада бүген Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачу тантанасы булды. Казанда исә Казахстан Генераль консуллыгы һәм Сәүдә вәкиллеге бүлеге эшли. Шулай ук сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында ике яклы килешү гамәлдә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел беренче 6 айда Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 20 % ка аррты һәм 215 млн. доллар тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләрне тагын да арттырып була, диде ул, машина төзелеше, вертолет төзелеше, нефть химиясе, ИТ һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы тармакларында мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк.
Шулай ук ТР Президенты гуманитар өлкәдә - мәдәният, фән һәм мәгарифтә мөмкинлекләрне билгеләде.