Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов: “Биналар һәм корылмалар түбәләрен вакытында кардан чистартуны оештыру мөһим”
2011 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм алар нәтиҗәләрен бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Видеоконференция режимында үткән утырышта барлык муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе – социаль-мәдәни объектлар түбәләрен, спорт инфраструктурасын һ.б. кардан чистарту иде. Равил Моратов белдергәнчә, бу мәсьәләгә системалы якын килү кирәк. Быелгы мул карлы кышта түбәләрне кардан вакытында арындыру аеруча актуаль.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, Россиянең кайбер төбәкләрендә биналар түбәләренә күп кар җыелу корылмаларның җимерелүенә китерде. 6 гыйнварда шул сәбәпле Казанның Идел буе районында, 9 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә дә биналарның түбәсе җимерелү очраклары теркәлгән. Министрның беренче урынбасары искәртүенчә, бүгенге көндә вәзгыять әле катлаулы кала. Районнарда социаль-мәдәни, спорт объектлары, сәүдә үзәкләре һ.б. түбәләрен кардан чистартуга керешкәннәр. Бүген республикада шундый 476 объект (мәктәпләр, тулай тораклар, спорт сарайлары, боз ареналары, сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар) исәпләнә.
Утырыш барышында Равил Моратовка спорт объектлары түбәләрен кардан чистартуның барышы турында да мәгълүмат бирелде. 11 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, барлык спорт корылмалары, шул исәптән, Универсиада объектлары да, кардан чистартылган.
Утырышта алдагы көннәргә һава торышы фаразлары да игълан ителде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренә караганда, 14 гыйнварда республикада кар яву, көнбатыш районнарда буран чыгу һәм 10 градустан 15 градуска кадәр суык көтелә. Көнчыгыш районнарда һава температурасы минус 20 градуска кадәр төшәчәк. 15 гыйнварда Татарстанда кар, урыны белән буран көтелә. Температура минус 7 - минус12 градус дәрәҗәсендә булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз