Бүген Ригада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашты.
Очрашу Президент Сараенда (Рига замогы) узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Латвия башкаласына ике көнлек (2016 елның 5-6 октябре) эш сәфәре белән килде.
Сәламләү сүзләреннән соң очрашу киңәйтелгән составта дәвам итте. Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Раймондс Вейонис билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясе визиты мәдәният, мәгариф өлкәсендә, шулай ук башка тармакларда киләчәк хезмәттәшлекне үстерү өчен мөһим.
Аннары очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек, эшлекле багланышларны арттыру турында ябык форматта фикер алыштылар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Шәрәфле кунаклар кенәгәсендә истәлекле язма калдырды: "Латвия Республикасы җитәкчелегенә Татарстанга игътибарлары һәм Латвия җирендә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам, әлеге визит һәм очрашулар Россия белән Латвия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга яңа этәргеч булачак".