Рөстәм Миңнеханов: “Экология акчалары үтә күренмәле булырга тиеш”

2011 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылды.

Министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тоткан һәм быелга бурыч-максатлар билгеләгән министр Артем Сидоров чыгышыннан соң сүз алган Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, былтыр соңгы атнада гына да экология законнарын бозган өчен штрафлар буенча күп бурычы җыелган предприятиеләрдән 22 млн. сум акча җыеп алынды, гомумән алганда, штрафлар буенча 700 млн. сум дип каралган еллык план үтәлде, диде. Министрлыкта барган утырышта катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, идарә башлыгы табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелекне нәтиҗәлерәк итү өчен идарәне Татарстан Хөкүмәтенең электрон документ әйләнешенә кертү сорала, диде. Президент исә бу мәсьәләне гамәли яктан уңай хәл итүне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, ә инде Экология һәм табигать ресурслары белән Финанслар министрлыкларына административ мәсьәләләрдә ярдәм итәргә йөкләде.

Моннан тыш, утырышта муниципаль берәмлекләргә биометрик чокырлар ясау, биологик калдыкларны юк итү өчен җиһазлар алуга дип моннан 3 ел элек үк акча бүлеп бирелгән иде, шуның нәтиҗәсе кая? Президент шушы проблеманы күтәрде. Прокуратурага бу мәсьәләнең очына чыгарга, акчасын алып та эшен башкармаган гаепле җитәкчеләрне җәзага тартырга, дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Олег Даминов сүзләренчә, әйләнә-тирә мохиткә китергән зыян, экология законнарын һәм таләпләрен үтәмәгәннәргә карата салынган штрафларны җыеп алу, ягъни түләтү 50 процент та юк. Министрлыкның аларга тәэсир итү мөмкинлеге бар, мәсәлән, суд приставларын җәлеп итәргә, 20.25 нче маддәне кулланып, вакытында штрафын түләмәгәннәрне 2 тапкырга күбрәк түләтергә була, дип искәртте прокурор.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт экология контроле максатында 5971 инспекторлык тикшерүе уздырган, алар 2196 предприятие һәм объектны тикшергән, нәтиҗәдә, 7093 хилафлык табылган һәм 5571 административ эш рәсмиләштерелгән. Штрафлар суммасы 2009 елдагыдан 59,6 процентка, ягъни 10 млн. сум диярлеккә артык булган – барлыгы 26,7 млн. сум тәшкил иткән.

Республика башлыгы, министрлык салган штрафлар черки тешләгәннән дә йомшаграк, чынлыкта табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә китергән һәр зур зыян 100 мең сумнар белән исәпләнә, бу вазгыятьтә иң мөһиме – җәзалар, штрафлар буенча электрон мәгълүмат базасы булдыру, аны системага кертү зарур, дигән тәкъдим кертте. Экология акчалары үтә күренмәле булырга тиеш, дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.

Шушы мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итү кирәклеген искәртеп, коллегия утырышында катнашкан РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Игорь Майданов, экология инспекторларына экология законнарын бозган предприятиеләрне, аларның финанс-кредит операцияләрен туктатырлык вәкаләтләр бирергә кирәк, якын арада шушы мәсьәлә югарыда каралачак, былтыр экологиягә кагылышлы җәмгысе 6 закон проект әзерләнде, диде. Гомумән алганда, Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлек буенча уңай яктан аерылып тора, дигән нәтиҗә чыгарды Мәскәү вәкиле.

Болардан тыш, “ТАНЕКО” кебек зур предприятие күп салым түли, шуңа да андый зур предприятие эшләве отышлы, заманча җиһазландырылса да, зарарлы матдәләр чыгару ягыннан контроль даими булырга тиеш, шуны исәпкә алып, махсус ведомствоара комиссия оешып, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен атна саен җыелып, үзара киңәшеп эшләсен, дип, Президент шундый комиссия оештыруны ТР экология һәм табигать ресурслары министры А.Сидоровка йөкләде. Р.Миңнеханов И.Майдановка мөрәҗәгать итеп, экологиягә, атмосфера һавасына салына торган зыянның 60-70 проценты – автомобильләр өлеше, алдынгы илләр “Евро-5”, “Евро-6” ягулыгына күчә, ә бездә, нигездә – “Евро-0”, сыек ягулыкка караганда газ зыянсызрак булса да, электромобильләргә күчәргә кирәк – бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителсен иде, диде. Шулай ук корылыктан зур елгаларның саегуына борчылу белдереп, Президент, бу проблема да федераль югарылыкта уңай хәл ителсен иде, чөнки янә шул хәл кабатланса, нәтиҗәсе нинди аяныч булуын күзаллап та булмый, диде.

Утырыш соңында министрлыкның табигать сагында нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләренә Татарстан һәм ведомство бүләкләре тапшырылды, яңа миинстрга исә Президент хезмәтендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International