Татарстан Республикасы Латвия предприятиеләре өчен Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга мөмкин.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Татарстан-Латвия эшлекле форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Искәртәбез, форумны Латвия Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы (LIAA) һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.
Форумда барысы Россия Федерациясе төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы белән бизнес алып барырга теләк белдергән 70тән артык Латвия предприятиесе катнашты.
Сәламләү сүзе белән Латвия Премьер-министры урынбасары – Латвия икътисад министры Арвилс Ашераденс чыгыш ясады.
Ул Латвия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре, шулай ук илнең икътисады турында сөйләде.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгына һәм барлык Латвия партнерларына, шулай ук Россиянең Латвиядәге Илчелегенә форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
«Без Латвия бизнесын һәм капиталын үзебезгә җәлеп итәргә телибез, үзара файдалы мөнәсәбәтләр киңәюгә шат булачакбыз һәм төрлечә ярдәм күрсәтергә әзербез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, эшлекле даирәләр форумы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарга мөмкин. «Ышанам, халыкара сәяси климат нормага керер. Хөкүмәтләр бурычы – бизнеска дөрес импульс бирү», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан – Россия Федерациясенең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе, ул күп кенә чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек итә, диде ул, үткән елларда Татарстан белән Латвиянең товар әйләнеше 1 млрд. АКШ доллары иде.
«Соңгы елларда бу күрсәткечләр кимеде. 2015 ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 470 млн. долл. Шулардан Татарстан экспортына 99%тан артыгы туры килә».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, хәзерге ситуация, әлбәттә, булган мөмкинлекләргә туры килми. Әлегә хезмәттәшлек чимал юнәлешендә, башка өлкәләрне дә актив үстерергә кирәк.
«Без Татарстанда җитештерүләрен үстерүче чит илләр компанияләренә ярдәм күрсәтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Машина төзелешендә, мәгълүматлаштыруда һәм югары технологияләр өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, медицинада һәм фармацевтикада, транспортта йөк ташуда, Латвия портларын йөкләрне күчерүдә һәм башка тармакларда мөмкинлекләребез зур».
«Безнең шактый проектларда чит ил компанияләре катнаша. Латвия фирмаларын Татарстан базарында күрүгә шат булачакбыз. Без ике яклы файдалы хезмәттәшлекне хуплыйбыз һәм уртак проектлар турында фикер алышырга шат булачакбыз. Сезне Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырам», - диде Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстанның сәүдә-икътисадый мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.
Республиканың инвестицион потенциалы белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина таныштырды.
Форум азагында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Латвия Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында килешү имзаланды.
Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.