Рөстәм Миңнеханов Рига ирекле порты мөмкинлекләре белән танышты

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына эш сәфәре кысаларында Рига ирекле портында булды.  

Рига ирекле порты (РСП) – бүген Латвиядә Балтика диңгезендәге иң эре һәм мөһим транспорт үзәгенең берсе.

Рига ирекле порты Рига үзәгеннән үк башлана – монда пассажирлар терминалы урнашкан. Порт Даугава ярлары буйлап 15 километрга сузыла.

Рөстәм Миңнеханов төрле йөкләр терминаллары, аларның куәте һәм хезмәт күрсәтүләр төрләре, шулай ук аларның бәяләре турында сөйләделәр. 

Портның 2015 елда гомуми товар әйләнеше 40,055 млн. тонна тәшкил иткән.

Моннан тыш, экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка RIGA BULK TERMINAL күп функцияле йөк терминалы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирделәр.   

Рөстәм Миңнеханов Рига ирекле порты мөмкинлекләрен югары бәяләде. Ул портта күрсәтелүче хезмәтләрнең бәясе белән сыйфаты арасындагы чагыштырманың әйбәт булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, логистика өлкәсендә, Рига ирекле портын файдаланып, хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International