Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсештә уңышларын бүген Латвия Республикасы Премьер-министры Марис Кучинскис билгеләп үтте. Без Татарстанның Россия регионы буларак үсешен күзәтәбез, диде ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.
Очрашу Латвия Министрлар Кабинетында узды.
Рөстәм Миңнеханов Латвия җитәкчелеге һәм Россиядә Лавтия Илчелегенә Татарстан делегациясенең Ригага рәсми визитын оештыру һәм җылы каршу алу өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, аның Ригага берничә кат килгәне бар һәм бу шәһәрне ул бик матур дип саный. Без һәрвакыт бик теләп Ригага киләбез, диде ул.
Татарстан Президенты кыскача Латвия Президенты Раймондс Вейонис, Латвиянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы турында сөйләде.
Латвия татарлары ватаннарыннан еракта телләрен дә, гореф-гадәтләрен дә, милли үзаңнарын да саклап кала алганнар, диде ул, чөнки моңа шарталр бар.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Татарстан белән Латвия арасында товар әйләнеше күләмен арттыру мөһим. Элеккеге елларда ул 1 млрд. доллар тирәсе булса, 2015 ел нәтиҗәләре буенча кимү күзәтелә, товар әйләнеше 460 млн. доллар гына тәшкил итте.
Рөстәм Миңнеханов Латвия бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды. Без Латвия бизнесына ярдәм итәргә әзер, диде ул, эшкуарлыкка уңайлы шартлар булыдырырга, республикада кирәкле инфраструктура бар, ике махсус икътисадый зона бар. "Ышанам, үзара файдалы шартларда хезмәттәшлеккә безнең яхшы мөмкинлекләр бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Марис Кучинскис фән һәм мәгариф, мәгълүмат технологияләре кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Латвия Премьер-министры хәбәр иткәнчә, аның иле биредәге югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары өчен ачык. Латвиянең һәм эре югары уку йортында күп санда чит ил студентлары белем ала, дип билгеләде ул, биредә бәя белән белем сыйфатының нисбәте яхшы.
Алар мәгълүмат технологияләре, ИТ өлкәдә белгечләр әзерләү турында да сөйләштеләр.
Латвия Премьер-министры билгеләгәнчә, траспорт-логистика инфраструктурасы актив үсә, шул исәптән Рига Ирекле портында да. Без авыр йөк ташуда порт һәм тимер юл эшчәнлеген берләшетрү юнәлешендә эш алып барабыз, гомумән транспорт логистикасын камилләштерүдә, диде ул, Европа берлеге илләре белән бу өлкәдә эшләүнең уңай тәҗрибәсе бар. Марис Кучинскис шулай ук хәбәр иткәнчә, бу мәсьәләдә хезмәттәшлекне киңәйтү кызыклы булыр иде.