Рөстәм Миңнеханов Латвия икътисад министры һәм Латвия юллар министры белән очрашты

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары - Латвия  Республикасы икътисад министры Арвилс Ашераденс белән очрашты. 

Очрашу Ригада Рөстәм Миңнехановның Латвиягә эш сәфәре кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге визит Россия-Латвия мөнәсәбәтләре кысаларында  Татарстан-Латвия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә, тулаем мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итәчәк. 

Арвилс Ашераденс үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Латвия белән Россия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр бөтендөнья ситуациясе нигезендә үсә, шул ук вакытта күрше илләр хезмәттәшлек өчен һәрвакыт мөмкинлекләр эзлиләр, шул исәптән төбәкара да. 

Без Татарстанның Латвия белән хезмәттәшлеккә омтылышын югары бәялибез, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов визитны оештыруга ярдәм күрсәткән һәм бай программа өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, быел апрель аенда Латвиянең Россиядәге Илчесе Астра Курме ханым инициативасы буенча Татарстанга Латвия эшлекле даирәләр вәкилләре эш сәфәре кылды. Бу ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга этәргеч булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанны Россия базарына чыгу мәйданчыгы итеп сайлап алырга тәкъдим итте. Татарстанда инвесторлар өчен барлык шартлар да тудырылган, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Латвия Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында төзелгән килешү дә эшлекле багланышларны үстерүгә этәргеч булачак.   

Очрашу барышында яклар Латвиянең транспорт-логистика тәшкилиятеннән файдалану мөмкинлеген карадылар, шул исәптән Рига ирекле портын да, шулай ук Вентспиллск ирекле портын һәм башкаларны да.

«Бүген бизнеска контактлар урнаштырырга ярдәм итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Аларга ияреп, үзара файдалы яңа проектлар барлыкка киләчәк». Ул Арвилс Ашераденсны республиканың инвестицион потенциалы белән  танышу өчен бизнес-даирәләр делегациясе составында Татарстанга чакырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Латвия юллар министры – икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни мәсьәләләр буенча Латвия-Россия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Улдис Аугулис белән очрашты.

Яклар Казан белән Рига арасында турыдан-туры авиаюллар ачу мөмкинлекләре, шулай Рига – Мәскәү тимер юл маршрутын Казанга кадәр җиткерү («Рига  экспрессы») мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Латвия юллар министры шулай ук Рига ирекле порты хезмәт күрсәтүләрен Татарстан предприятиеләре ихтыяҗлары өчен файдалану мөмкинлеген билгеләп үтте. 

Улдис Аугулис шулай ук искәрткәнчә, быел август аеннан башлап ул – икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни мәсьәләләр буенча Латвия-Россия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше.

Рөстәм Миңнеханов Латвия-Россия хөкүмәтара комиссиясенең берәр утырышын Казанда уздырырга тәкъдим итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International