Риганы азат итүчеләр һәйкәленә бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына ике көнлек визит белән килде.
Риганы азат итүчеләр һәйкәле мемориаль комлпексы Латвия башкаласында Даугава елгасының сул ярында Таш күпер артында урнашкан.
Аның беренче исеме - "Совет Армиясе гаскәриләре - Риганы немец яулаучыларыннан азат итүчеләренә һәйкәл".
Бүген Риганы азат итүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салуда ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты.