Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AirBaltic компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Ригада компания офисында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ригада ике көнлек (2016 елның 5-6 октябре) эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнехановка компаниянең дөнья базарындагы эшчәнлеген тәкъдир иттеләр.
Бүгенгә AirBaltic компаниясенең 24 самолеты бар («Боинг» һәм Бомбардье»), хезмәткәрләр штаты – 1130 кеше. Компания Балтиянең өч иле башкаласыннан – Ригадан, Вильнюстан, Таллиннан очышлар ясый. Үзен Балтия компаниясе дип йөртә. Компания көнчыгыш юнәлешендә киңәергә җыена (Казахстан, Төрекмәнстан һәм башкалар). Аерым алганда, Казаннан башларга исәпләре бар – Рига белән Татарстан башкаласы арасында турыдан-туры авиаюллар булдыру.
AirBaltic җитәкчелеге сүзләренчә, Рига белән Казан арасында йөргән пассажирлар саны бүген 4 меңләп. Әмма турыдан-туры рейс юк. Бу рейс ачылган очракта, пассажирлар саны бер елга 9 меңнән артырга мөмкин.
AirBaltic компания белән Татарстан Республикасы килешкән очракта, Рига белән Казан арасында турыдан-туры авиарейс якынча киләсе елның маенда ачылырга мөмкин (якынча атнага ике мәртәбә).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, ул бу тәкъдимне хуплый, Татарстан әлбәттә шуңа омтыла.
Яклар проектны гамәлгә ашыру өчен тырышлык күрсәтәчәген белдерделәр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар авиация өчен ягулык салу терминалы (REX Jet) эшчәнлеге белән таныштылар. Шуннан соң FBO Riga терминалында булдылар, FCG Holding Company компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды (компания бизнес-авиация һәм бизнес-терминалларга идарә белән шөгыльләнә).