Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: 2011 елга билгеләнгән торакны файдалануга тапшыру планын үтәрү өчен, төзелешнең барлык формаларын да кулланырга кирәк булачак
2011 елның 15 гыйнвары, шимбә
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы республикада иң мөһим ведомстволарның берсе булып тора һәм киләчәктә дә республика җитәкчелегенең даими игътибарында торачак. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының еллык эшенә нәтиҗә ясау коллегиясендә белдерде.
Коллегия утырышында РФ Төбәк үсеше министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеген көйләү департаменты директоры Илья Пономарев катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының эш нәтиҗәләре һәм 2011 елга бурычлары турындагы доклад белән ведомство башлыгы Ирек Фәйзулин чыгыш ясады. Министр мәгълүматлары буенча, 2010 елда 2,020 млн. кв. м. торак төзү планлаштырылган, 2,024 млн. кв. м. торак торгызылган, шул исәптә социаль ипотека буенча планлаштырылган 820 мең кв. метрның 716 мең кв. метры тапшырылган. Татарстанда шәхси торак төзелеше күләме 870 мең. кв. м. тәшкил иткән.
ТРда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 136 мең кв. м. яңа торак төзелгән.
2011 елда яңа торак төзелеше буенча план 2,39 млн. кв. м. – 36499 фатир тәшкил итә. Шул исәптә, социаль ипотека буенча 547,2 мең кв.м. – 9572 фатир, ветераннарны торак белән тәэмин итү 182,9 мең. кв.м – 4572 фатир. Универсиада авылында 108 мең кв. м. торак төзеләчәк.
2011 елда коммерцияле торак төзелеше 615,2 мең кв. м. – 7099 фатир тәшкил итә. Шулай ук гомуми күләме 936,7 мең кв. метр тәшкил иткән 9,5 мең шәхси йорт төзелергә тиеш.
“Банклар алдында кредит алу мөмкинлеге бирү бурычы тора, - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. – Бу торакны сатып алучы булырга тиеш”.
2010 елда сәнәгать төзелеше өлкәсендә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрү булды. “Алабуга” махсус икътисади зонасында 9 объект торгызылды.
Универсиадага әзерлек кысаларында 25 спорт объекты файдалануга тапшырылды, Универсиада авылы ачылды, анда 20 торак корпусы бар, тагын 8 объект төзелә.
2010 елда Казанда 2 транспорт чишелеше, 6 җәяүлеләр юлы, гомуми озынлыгы 14,8 км автоюлның 6 участогы төзелеше тәмамланды. 2011 елда 3 транспорт чишелеше, 19 җәяүлеләр юлы, гомуми озынлыгы 28,8 км автоюлның 15 участогын төзеп бетерү планлаштырыла. 2011 елда Универсиадага юллар төзелешен финанслау күләме 13 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптә, РФ бюджетыннан – 5 миллиард сум, ТР бюджетыннан - 8 миллиард сум.
2011 елда республикада мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урыннар санын арттыру эшләре башкарылачак. Балалар бакчаларында урыннарны яңа биналар һәм искеләрен торгызу исәбенә 8680 урынга кадәр арттыру ниятләнә. Бу максатларга республика бюджетыннан 2 миллиард сум бүлеп бирелгән. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, һәр мәсьәлә буенча төгәл планнар билгеләнгән. Аерым алганда, 2345 урынга 14 яңа балалар бакчасы (аларның алтысы Казанда) төзү ниятләнә, 1335 урынга балалар бакчасын төзеп бетерү каралган.
2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә Республика клиник хастаханәсен капиталь ремонтлау һәм 2 миллиард сумлык кабул итү-диагноз кую бүлеген төзү, Балалар республика клиник хастаханәсендә 600 миллион сумлык капиталь ремонт эшләрен башкару ниятләнә.
Моннан тыш, 2011 елда Республика клиник онкология диспансеры төзелешен тәмамлау ниятләнә, диде Ирек Фәйзуллин.
Министр сүзләренә караганда, күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан тузган тораклардан кешеләрне күчерүгә, капиталь ремонтка күпме федераль акча күчерелүе мөмкин булгач расланачак. Татарстанга бүлеп бирелә торган 1 миллиард сумның 679 миллион сумы тузган тораклардан күчерүгә, ә калган капиталь ремонтка туры килә.
Гомумән алганда, 2010 елда Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан 51 миллиард сумлык эш башкарылган, бу 2009 ел белән чагыштырганда 21 миллиард сумга күбрәк, дип белдерде Ирек Фәйзуллин.
РФ Төбәк үсеше министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеген көйләү департаменты директоры Илья Пономарев республиканың төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге уңышларын билгеләп узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия эшенә нәтиҗә ясады. “Без төзелеш өлкәсендә уңышка ирешкән төбәкләрнең берсе, киң колачлы мәсьәләләрне хәл итә алырлык көчле төзелеш комплексы бар”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов игътибарны төзелеш бәяләре артуга юнәлтте. “Хәзер проектчыларга бәяләрне арттыру отышлы. Шулай булмасын өчен, без мәктәп, балалар бакчаларында урын бәясенең төгәл нормативын кертергә тиеш, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Без бу эшләргә Универсиадага объектлар төзи башлагач керешкән идек, хәзер аларны төгәлләргә кирәк, - дип саный Татарстан башлыгы. Юллар төзелеше буенча да шуны ук эшләргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларында урыннар санын арттыру турында сөйләгәндә, шулай ук бирелгән акчаларны нәтиҗәле файдалануны таләп итте. “Бүлеп бирелгән 2 миллиард сумны дөрес файдалану мөһим,” – диде ул.
“Иң катлаулы мәсьәлә - 2,39 миллион квадрат метр торак торгызу, ә бу бик күп, - дип белдерде республика Президенты. – Безнең максат – елга 3,8 милион кв. метр. Базарда торак һәм аңа ихтыяҗ булсын өчен классик ипотека һәм шәхси төзелеш тә социаль ипотека кебек ярдәм алсын өчен шартлар булдырырга кирәк. Шулай ук Универсиада буенча төзелеш темпларын киметергә ярамый.”
Шул ук вакытта Р.Миңнеханов спорт объектларын нәтиҗәле файдаланырга кирәклегенә юнәлтте. “Бу объектларның хуҗалары булырга һәм алар иртәдән кичкә кадәр эшләргә тиеш. Режим гомуми белем бирү мәктәпләре, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре ихтыяҗларын исәпкә алып төзеләчәк. Яңа төзелгән күпсанлы спорт объектлары эшләргә, ә без нәтиҗәләрен күрергә тиеш”, - диде Президент һәм 2013 елгы Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леоновка тиешле күрсәтмәләр бирде.
ТР Президенты подрядчы оешмаларын җентекләп тикшереп сайларга кирәк дип белдерде.
Р.Миңнеханов төзелештә куркынычсызлык өлкәсендәге начар вәзгыятькә тукталды. “Куркынычсызлык техникасы буенча эшләр бик начар. Төзелеш тармагында 256 бәхетсезлек очрагы булган, 86 кеше үлгән, дип борчылуын белдерде республика башлыгы. Бу мәсьәлә министрлыкка, идарәче оешмаларга һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелегенә дә кагыла.”
ТР башлыгы фикеренә караганда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кече бизнес предприятиеләрен булдыру кирәк. “Торак фондларга хезмәт күрсәтү өчен сервис–компанияләрен лизинг–грантлар белән тәэмин итәргә кирәк. Алар йортларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен техника сатып алсын. Быел аларга ярдәм күрсәтик. Кешеләргә тәҗрибә тупларга һәм техника сатып алырга мөмкинлек бирергә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов ТР кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиевка.
Татарстан башлыгы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә энергия саклаучы технологияләрне активрак кертергә тәкъдим итте.
“Гомумән алганда, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә профессиональ команда барлыкка килде дип саныйм. Төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык эшен уңай бәялибез, ә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшен киләчәктә дә даими контрольдә тотачакбыз”, - дип тәмамлады чыгышын Р.Миңнеханов.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз