Равил Моратов Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия утырышын үткәрде

2011 елның 15 гыйнвары, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү, аларның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын үткәрде. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып видеоконференция режимында узды.

Комиссия әгъзалары күп катлы йортлар, социаль-мәдәни объектлар, спорт инфраструктуралары һ.б. түбәләрен, шулай ук аларның территорияләрен кардан һәм боздан чистарту мәсьәләре буенча фикерләште.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рәүзил Хаҗиев бу вәзгыять турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, бүген түбәләрне кардан һәм боздан арындыру мәсьәләсе Россиянең күп кенә төбәкләре өчен актуаль дип белдерде ул. Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь һәм башка шәһәрләрдә кар күп җыелу сәбәпле, түбә ишелү һәм боз төшү очраклары теркәлгән, аяныч тәмамланган очраклар да бар.

Утырышта төзекләндерү, аерым алганда, якындагы территорияләрне, йорт түбәләрен кардан һәм кар көртләреннән арындыру буенча хокук бозуларны бетерү мәсьәләре буенча фикерләштеләр.

Юллардагы вәзгыять турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады. Ул соңгы көннәрдә республиканың күп кенә районнарында буран булу сәбәпле, юлларда кар көртләре хасил булды дип белдерде. Бигрәк тә Татарстанның көнбатышында – Тәтеш, Кама Тамагы, Лаеш районнарында вәзгыять катлаулы .

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров утырышта катнашучыларны якындагы көннәргә һава торышы фаразлары белән таныштырды. 15 гыйнварда 7 сәгатькә кадәр вакытта, республикада айлык нормадагы кар яуган – 33мм. Узган төндә Кайбыч районында 9 мм кар яуган, ә Казанда – 7 мм.

Иртәгә, 16 гыйнварда буран, көчле җил көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, 17 гыйнварда явым-төшем көтелми, температура 8–10 градус салкын булачак. 18–19 гыйнварга да һава торышы яхшы – явым-төшем көтелми, температура 17–19 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 23 градуска кадәр салкын көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International