Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән

2016 елның 8 октябре, шимбә

Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән. Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 5 кә кимегән, авыр җәрәхәтләргә китергәннәре сигезгә кимегән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Алексей Фролов искәрткәнчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 861 тикшерү үткәрелгән, 15 млн. 585 мең сумга 404 карар чыгарылган. "Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге" үзен-үзе җайга салу оешмасы әгъзалары булган 626 оешманы тикшергән. 

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре бөтен объектларда алып барыла. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълхматлары буенча 690 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Алардан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 183 объект кабул ителгән. 

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2016 елда 95 гомуми белем мәктәбен, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп, шулай ук 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын ремонтлау каралган иде. 6 октябрь көненә эшләр 1 объектта алып барыла (Казанның Киров районындагы гимназиядә). Фролов искәрткәнчә, капиталь ремонт эшләре укыту процессына уңайсызлык китерми. Калган 79 объектта капиталь ремонт тәмамланды. 

2016 елда мәдәният объектларын капиталь ремонтлауга килгәндә, 43 мәдәният учреждениесеннән 7 октябрьгә 1 объектта гына эшләр алып барыла, калган 42 объектта эшләр тәмамланды. 

Республикада яшүсмерләр клубларында, муниципаль берәмлекләр советлары биналарында, социаль хезмәт күрсәтү объектларында капиталь ремонт эшләре тәмланган (2016 ел программасы буенча).

Алексей Фролов торак йортларга һәм бюджет өлкәсе объектларына җылылык бирү турында да хәбәр итте. Җылылык бирү 2016 елның 13 сентяберендә башланды. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча 2016 елның 7 октябрь көненә җылылык 3 мең 208 котельняда бирелә башлаган (99,97 %). Бүгенгә Казанда Девятаев урамында 1 котельня эшләтеп җибәрелмәгән, Порт урамында ике йорт җылысыз тора. 

Рөстәм Миңнеханов җылылык бирү мәсъәләсен махсус контрольгә алырга йөкләде һәм кыска вакытта мәсьәләне хәл итүне таләп итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International