Бүген Алабуга мунициципаль районы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә төзелеш (лист) пыяласы җитештерү буенча яңа «Тракья Гласс Рус» заводын һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи катнашты.
«Тракья Гласс Рус» – «Sisecam» («Шишеджам») Төркия компаниясе белән «Saint-Gobain» («Сен-Гобен») француз компаниясенең уртак проекты. Завод төзелеш (лист) пыяласы, көзгеләр һәм өслекле пыял, җитештерү белән шөгыльләнә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 7 млрд. сум. 250ләп эш урыны булдырылган. Бер ел эчендә 250 мең тоннага кадәр продукция чыгару планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов «Тракья Гласс Рус» җитәкчелеген яңа завод ачылу белән котлады, бүген Татарстан Төркия компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, дип белдерде ул.
«Соңгы елларда республикада импортны алмаштыруга юнәлгән берничә заманча югары технологияле предприятиеләр эшли башлады. Без үз ягыбыздан әлеге проектларга ярдәм күрсәтәбез. Төркия партнёрларыбыз белән гамәлгә ашырырга җыенган проектларыбыз күп», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән Төркия арасында аңлашылмаучылык булуга карамастан, бу илләр башлыкларына каршылыкларны җиңеп чыгу мөмкин булды. Бүген безнең Төркия компанияләре белән киләчәк уңышлы эшләребез өчен мөмкинлекләребез бар, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Нихат Зәйбәкҗи билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу яңа заводны ачу сыман чаралар Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга этәргеч була. Аның сүзләренчә, ноябрьдәге фаҗигале вакыйгалардан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илләр арасындагы хезмәттәшлекне торгызу өчен зур көч куйды.
«Мондый конфликтлар ике якка да зыян сала, чөнки үзара инвестицияләрне үстерергә кирәк, - дип саный Нихат Зәйбәкҗи. – Төркия Икътисад министры үз җитештерүләрен Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре территориясендә урнаштырырга теләгән инвесторларга һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Без Төркиягә үз капиталы белән килергә теләгән Россия компанияләре эшчәнлеген хупларга әзер».
Ул шулай ук ассызыклаганча, Анкара элеккегечә үк «Төркия агымы» газ үткәргечен һәм беренче «Аккүй» Төркия АЭСын төзү проектларын хуплый.
Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Нихат Зәйбәкҗи яңа предприятиенең җитештерү линияләрен карап чыктылар һәм әзер продукция үрнәкләре белән таныштылар.