Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта «Огузхан» комплексында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны һәм барлык Төрекмәнстан халкын якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Төрекмәнстан Бәйсезлеге көненең 25 еллыгы белән котлады. Ул Президентка – киләчәктә дә дәүләт эшчәнлегендә уңышлар, Төрекмәнстан тугандаш халкына алгарыш һәм дәүләтнең чәчәк атуын теләде. 

Очрашуда Төрекмәнстан Президент Гурбангулы Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, тугандаш халыклар арасындагы тел, дин, милли традицияләр  уртаклыгы бүген дә дәвам итүе – күркәм күренеш. Россия һәм Төрекмәнстан арасындагы халыкара мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан Республикасы бу багланышларны ныгытуга зур көч куя, диде ул.

Ашхабадта 10 һәм 11 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы көннәре уза. Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка чараларга һәм мәдәният, фән, мәгариф һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул асызыклаганча, Татарстан һәм Төрекмәнстан халыкларын тирән тарихи рухи-мәдәни багланышлар гына түгел, шулай ук уңышлы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр дә бәйли. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан делегациясе визиты Россия Федерациясе белән Төрекмәнстан арасындагы элемтәләрне ныгытуга үзеннән өлеш кертер, дип өмет белдерде.

Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән сәнәгатьнең күп тармаклары буенча хезмәттәшлек итә. Монда Татарстанның «КАМАЗ», «Татнефть», КЭР-Холдинг компанияләре эшләп килә һәм уртак проектлар гамәлгә ашырыла, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан машина төзелеше, автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше; энергетика һәм нефть-газ химиясе комплексы; югары технологияләр, мәгълүматлаштыру; текстиль һәм азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешен үстерергә тели.

Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән Ашхабад аэропортына соклануын белдерде, Казан-Ашхабад арасында турыдан-туры рейслар кирәклеген билгеләп үтте. Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Төрекмәнстан Хөкүмәтендә яңа рейсларга заявклар карала, шулар арасында Казан да бар, дип җаваплады.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовны Татарстан Республикасына килергә һәм Төрекмәнстан вәкилләрен киләсе елның маенда Казанда узачак «Kazan Summit» 2017 халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International