Бүген Казанның Киров районында “Залесный Сити” торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы булды. Яңа күченүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, комплексны төзегән “Сувар Девелопмент” компаниясе башлыгы Андрей Мочалов котлады.
Торак комплексының гомуми мәйданы - 40 гектардан артык. Нәтиҗәдә, йортлар төзелеп беткәч, биредә 17 меңнән артык кеше яшәячәк. Проектта каралганча, комплексның беренче чиратына 5 йорт керә, 3есе 2016 елда файдаланышка “алып булырлык торак” форматында тапшырыла. Шул ук вакытта комплекс, Андрей Мочалов ышандырганча, “комфорт-класс” стандартларына туры килә.
Төзелешнең беренче чираты тулысынча 2018 елның II кварталында тапшырылырга тиеш. Хәзер балалар мәйданчыклары ясалган, спорт тренажерлары куелган, теннис кортында да эшләр тәмам булган. Якын арада 6 катлы паркинг төзеләчәк. Алга таба “Сувар Девелопмент” II чиратның 6 йортын төзергә тиеш, быел ук эшкә керешү күздә тотыла.
Комплекска күченүчеләрне (биредә фатирларның 70 проценты сатып алынган. – Т-и ред.) бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
“Сезнең барыгызны да ихлас котлыйм, чөнки яңа торакка күченү – теләсә кайсы гаилә тарихында иң истә кала торган һәм ихлас бәйрәм. Аны һәркем озак еллар дәвамында хәтерендә саклый. Шулай ук төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Алар бу проектка алынганнары өчен генә түгел: соңгы берничә дистә елда күпләр алынмакчы булды, әмма “Сувар-Девелопмент” кына җөрьәт итте. Алар моны тагын матур итеп тә эшләде. Карагыз, нинди шәп һәм матур йортлар! Алар моны биредә торачак кешеләрне яратып эшләгән. Монда гына түгел, республикабызның һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә “Сувар Деволопмент” бүген торак төзи. 2016 елда гына да компания 200 мең кв.метрдан артык торак төзиячәк. Хөрмәтле коллегалар, сезгә бик мөһим һәм кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт. Ә күченеп килүчеләргә теләк мондый: күңелле итеп көлгән тавышлар, ихлас елмаюлар, шәп кәеф күбрәк булсын!”- диде тантаналы чарада ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков.