Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Грефка Зеленодольскта "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектын тәкъдир иттеләр

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия Саклык банкы" ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф Зеленодольск шәһәренә эш сәфәренә бардылар, анда "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектын тәкъдир иттеләр. Әлеге яңа проект кысаларында шәһәрдә яшәүчеләргә күп функцияле пластик карталары биреләчәк, ул түләү, социаль һәм транспорт кушымталы булачак.  

Әлеге система мөмкинлекләре турында ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. Банк кушымтасы акча сакалу (эш хакы, пенсия, социаль түләүләр һәм башкалар) һәм контактсыз система аша товарлар өчен түләү өчен кирәк. Транспорт кушымтасы маршрут автобусларында, троллейбуслар, трамвай һәм метрода йөрү өчен түләү, ә социаль пакет электрон рәвештә дәүләт хезмәтен һәм сервисын алу мөмкинлеген тәэмин итәчәк. 

Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән MasterCard халыкара түләү системасы  һәм банк-партнерлар - "Саклык банкы" ГАҖ, "Ак Барс" ГАҖ белән берлектә гамәлгә ашырыла. 

Карталар түләүсез бирелә. Беренче этапта аны 75 мең Зеленодольск кешесенә бирәчәкләр. 

Проектны гамәлгә ашыру өчен республика җитәкчелеге шәһәрне кирәкле инфраструктура белән тәэмин итте. Зеленодольскта электрон рәвештә дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен 25 инфомат куелды, бөтен поликлиникаларда врачларга язылу терминаллары урнаштырдылар. Моннан тыш, Саклык банкы сәүдә-сервис нокталарында, челтәр кибетләрдә һәм азык-төлек кибетләренең 70 процентында pos-терминаллар куйды. 

Кунакларга күп функцияле карта эшен күрсәттеләр. Зеленодольск муниципаль районы башыгы Александр Тыгин клиент ролендә булды. Оештыручылар аңлатканча, граждан паспортны гына күрсәтергә тиеш, картаны теркәү 10 минут вакыт ала, аңа хуҗасы фотографиясе басыла, исем-фамилиясе һәм СНИЛС номеры, ә сакланылган чипта аның туган көне, паспорт һәм медицина полисы турында мәгълүмат йөкләнә. 

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә,  әлеге картага төрле компенсацияләр, субсидияләр, льготалар буенча акчаларны күчереп була. 

Журналистлар сорауларына җавап биреп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектында каралган барлык механизмнар бүген эшли. Әлеге яңа чара - электрон хезмәт күрсәтүне популярлаштыруга тагын бер адым. 

"Ел саен Татарстан халкы 85 миллионнан артык хезмәтне электрон рәвештә ала. Һәм бу сан арта бара, - диде ТР Президенты. - Әлеге система камилләшә арачак. Һәм мин ышанам, якын арада без бөтенләй башка нәтиҗәләр күрәчәкбез". 

Герман Греф ассызыклаганча, Татарстан гадәттәгечә - Саклык банкы үзенең инновацияләрен гамәлгә кертү өчен пилот регион.

Ул хәбәр иткәнчә, ел ярым элек ТР Президенты белән очрашуда белдерелгәнчә, республикада кулдагы акча әйләнешенең күләме зур булуы ачыкланган. Шунда бу системаны Татарстанда кулланып карау турында карар кылынды. 

"Бу максатта технологияләрне эшкәртү өчен компакт урын сайланды - Зеленодольск шәһәре. Әлеге проект гамәлгә ашырылганда, без яңа карталарны башка шәһәрләрдә дә кулланылышка кертәчәкбез. Аерым алганда, чиратта икекнче - Казан", - диде ул. 

Шуннан Татарстан Президенты һәм "Россия Саклык банкы" ААҖ идарәсе рәисен медицина учреждениесендә ТР сәламәтлек сакалу министры Гадел Вафин каршы алды. Поликлиникада ул "Татарстан Республикасында яшәүче" картасы белгечкә язылу мөмкинлеген бирүе турында сөйләде, шуның өстенә табиб та авыру турында бөтен мәгълүматны электрон база аша белә алачак. 

Шулай ук әлеге система ярдәмендә медиклар даруларга электрон рецептлар бирә алачаклар, бу аптекаларда дару алуны җиңеләйтәчәк, диде министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International