Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Казан кафедраль соборын карады

2016 елның 15 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Казан кафедраль соборын карады (Собор мәйданы, 1).

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда ул кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруга багышланган тантаналарда катнашты.

Казан кафедраль соборында Татарстан Президентына храм  комплексының ике каттан торуын, беренчесендә – Казан Мәрьям ана храмы (өске кат) һәм изге мироносицлар хатыннары храмы (аскы кат) урнашуы турында сөйләделәр. Төзелеш 2001 елда башланган һәм 2007 елда тәмамланган.

Храм комплексы – Идел буендагы иң зурларның берсе. Өске храмга меңнән артык кеше сыя. Беренче катта, чиркәүдән тыш, якшәмбе мәктәбе, трапеза бүлмәсе (200 кешегә), кухня һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан. 

Казан кафедраль соборын төзүне «Татнефть» компаниясе финанслаган.

Соборны караганда руханилар соборны бизәүдә финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Татарстан Президентын монда Әлмәт мунициципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар озата йөрде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International