Быел республика ихтыяҗларыннан чыгып, дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән гамәлгә куела торган закон проектларын һәм башка норматив эшләргә мониторинг ясауны активлаштырырга кирәк, диде ул.
ТР дөнья судьялары эшчәнлегенең оештыру-хокукый һәм матди-техник ягын тәэмин итүдә файдаланылмаган резервлар бар дип саный, М.Корманов. Дөнья судьялары аппаратын мәгълүматлаштыру чаралары белән тәэмин итүдә сизелерлек алга китеш булса да, суд участокларын урнаштыру, фондның күчемсез милкендә капиталь һәм агымдагы ремонтка кагылышлы проблемалар бар. Агымдагы елда дөнья судьяларының суд участоклары чикләрен билгеләү эшләрен төгәлләргә кирәк. Быел шундый 9 закон проекты әзерләнергә тиеш.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.