Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин «Татарстан-2030» стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган сессия эшендә катнаштылар

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары турында сөйләделәр. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе ректоры  Ярослав Кузьминов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Сессияне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татарстан-2030» стратегиясен эшләүнең ике елы эчендә 3,5 мең кеше катнашында 130 чара уздырылган. Төрле хакимият органнары, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар, аналитик үзәкләр, предприятиеләр актив катнашкан. 
2015 елда Стратегия тулысынча формалаштырылды һәм закон рәвешендә кабул ителде, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге муниципалитетлар алдына зур республика документы нигезендә үз Стратегияләрен эшләү бурычын куйды. 
Сессиядә беренче булып Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, быел сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм төзелештә үсеш бәрабәренә республика икътисады үсеше 2,5% тәшкил итте, Инвестицияләр үсеше дәвам итә. Сәнәгать җитештерүе күләме соңгы айларда  4%тан арта. Бу параметрлар «Татарстан - 2030» стратегиянең нигези сценариенә туры килә.
Аннары 2030 елга кадәр Казаны социаль-икътисадый үстерү стратегиясен Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин тәкъдир итте.
Казан стратегиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында тәкъдир ителгән республика муниципалитетлары стратегияләре арасында 45 нчесе булды. Стратегия-2030ны җирле дәрәҗәдә үтәү планы формалаштыру тәмамланган дип санала. 
Тәкъдим ителгән үсеш программаларын комментарлап, Алексей Кудрин билгеләп үткәнчә, кызганычка каршы, Стратегияләр планлаштырылганнан җайсызрак шартларда үтәлергә тиеш булачак. Бу тышкы шартларга да, эчке структур проблемаларга да бәйле булырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, ике проект та эшәнеш дәрәҗәсе буенча да һәм төрле инновацион алымнарны эзләү буенча да уникаль. 
Алексей Кудрин гражданнарны иҗтимагый киңлекләрне планлаштыруга җәлеп итүне дә уңай бәяләде. «Бу проектның республикада ничек үсүен күрдем мин. Без сезнең тәҗрибәне өйрәнү һәм Россия территориясендә тарату буенча Татарстан белән хезмәттәшлектә торачакбыз», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International