Рөстәм Миңнеханов Минскта Җиңү монументы нигезенә чәчәк бәйләме салды

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта Җиңү монументы нигезенә чәчәк бәйләме салды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы башкаласына ике көнлек эш сәфәре кыла.

Минсктагы Монумент-обелиск Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә һәм сугышта һәлак булган Совет армиясе хәрбиләрен, партизаннарны һәм подпольщикларны искә алуга багышланып куелган. Монумент – Беларусь башкаласы символларының берсе.

Монумент 38 метр биеклектә һәм соры гранит белән тышланган, иң очында Җиңү орденының зур сурәте урнаштырылган. Постаментның дүрт кырында һәйкәлнең идеясен ачучы бронза горельефлар урнаштырылган: «1945 елның 9 мае», «Һәлак булган геройларга дан», «Бөек Ватан сугышы елларында Совет армиясе», «Белоруссия партизаннары».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International