Рөстәм Миңнеханов РФ Олимпия комитеты советының яңа составына кергән
2011 елның 25 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Олимпия комитеты иҗтимагый советының яңа составына кергән. Советның яңартылган составы Россия Олимпия комитеты башкарма комитеты тарафыннан расланган.
Искәртеп үтәбез, совет Россия Олимпия комитеты эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган.
РФ Олимпия комитеты советы рәисе итеп Әхмәд Билалов (Россия Олимпия комитеты вице-президенты, Россия Олимпия комитеты башкарма комитеты әгъзасы, Краснодар крае Законнар чыгару җыены рәисенең беренче урынбасары), ә Виталий Милявский (РФ Президенты Администрациясе идарәсенең баш киңәшчесе) җаваплы секретарь итеп билгеләнгән.
Моннан тыш, РОК иҗтимагый советының яңа составына Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры Марат Бариев, “Спорт” Гомумроссия телевизион каналы редакциясенең баш мөхәррире Василий Кикнадзе, РФ Дәүләт Думасының физкультура, спорт комитеты җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Антон Сихарулидзе, Бөтенроссия дәүләт теле-радиокомпаниясе генераль директоры Олег Добродеев һәм тагын 20 кеше кергән.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.