Рөстәм Миңнеханов «Саньцзюй» Кытай компаниясе җитәкчеләре белән нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Саньцзюй» Пенкин яңа экологик материаллар акционер компаниясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Кытай компанияләре белән төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә. 

"«Саньцзюй» компаниясенең нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм катализаторлар җитештерү процессларын үстерү өлкәсендә тәҗирбәсе зур икзнен беләбез. Бу тема бүген Татарстан өчен бик кызыклы. Без хезмәттәшлек итү яклы", - диде ул. 

«Саньцзюй» Директорлар советы рисе Лю Лэй компания эшчәнлеге турында кыскача хәбәр итте. Аңа 1997 елда нигез салынган, «Саньцзюй» - югары технологияле предприятие, ягулык-энергетика сәнәгатен продукция, технологияләр белән тәэмин итә һәм сервис хезмәтен күрсәтә. 

Компаниянең күп төрле продукциясе һәм хезмәте нефть эшкәртү, нефть химиясе, газ химиясе, нефть чыгару, биогаз, металлургия һәм башка өлкәләрдә файдаланыла. 

Рөстәм Миңнеханов һәм «Саньцзюй» җитәкчелеге багланышлар мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Кытай кунаклары авыр нефть калдыкларын эшкәртү технологиясен тәкъдир иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International