Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья керлинг федерациясе президенты Кейт Кейтнесс ханым беләр очрашты.
Очрашу ТР Президентының ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев һәм башкалар катнашты.
2016 елның 14-22 октябрь көннәрендә Казанда Спорт сараенда катнаш командалар арасында керлинг буенча дөнья чемпионаты үтә. Татарстанга 37 илдән 185 спортчы килде. Чарада 10 халыкара һәм 30 милли судья эшли.
Кейт Кейтнесс чемпионатның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын ассызыклады һәм Татарстан Президентына чараны әзерләү һәм уздыруда актив ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.