Татарстан Президентына «Иннополис» проектын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр иттеләр

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Иннополис шәһәре җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар «Иннополис» махсус икътисадый зонасының резидентлар белән эшләү, торак һәм юл-транспорт инфраструктурасы объектларын төзү, «Иннополис» университетын үстерү мәсьәләләре һәм башкаларны карадылар.   

Р. Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, быелның 9 ае эчендә «Иннополис» МИЗда 27 компания резидент һәм партнер бар. Ел азагына кадәр бу күрсәткечне икеләтә арттыру, ягъни 50гә җиткерү планлаштырыла. Төп резидент компанияләр арасында «Сбербанк-Технологии» (ИТ-эшләнмәләрнең  төбәк үзәге), «Лаборатория Касперского» (сәнәгать кибериминлеге үзәге), «Яндекс» (Яндексның төп эзләү битен эшләү), «Россети» (энергия секторы өчен ИТ-хәл ителешләр эшләү) һәм башкалар.

Иннополис мэры Егор Иванов хәбәр иткәнчә, бүгенгә ИТ-шәһәрдә 2463 кеше яши, шуларның 300дән артыгы балалар. Барлыгы 840 фатирлык 16 торак йорт төзелгән. Аптека, матурлык салоны, туризм агентлыгы, кибетләр эшли һәм башка төрле хезмәт күрсәтелә.   

Рөстәм Миңнеханов торак мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты, шул исәптән аренда торагы төзү кирәклеген искә төшерде. «Аренда торагы – ул киләчәктә Иннополиста яшәргә теләүчеләр өчен куәтле магнит. Әмма бу вакытлы күренеш булмаска тиеш: мондый типтагы фатирларга ихтыяҗ булачак», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International