Илдар Халиков: Барлык 30 республика программасы 2017 елда эшен дәвам итәчәк

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасының 2017елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, суд хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.

Быел Татарстан кабат үзенең чыгымнарын һәм табышларын өч елга планлаштыруга әйләнеп кайтты.

ТР икътисад министры Артем Здунов билгеләгәнчә, Татарстанның социаль-икътисади үсешен фаразлау алдагы өч елга “макроикътисади фаразлауның тотнаклы варианты нигезендә” төзелгән. “Россия икътисады хәзерге шартларга өлешчә җайлашты, Татарстанда да шулай ук төп макроикътисади күрсәткечләрнең уңай үсеше күзәтелә, әмма геосәяси тотрыксызлык берничә ел дәвамында сакланачак әле”, - диде ул.

ТР Икътисад министрлыгы фаразлавы буенча 2017 елда тулай төбәк продукты үсеше 3,1% тәшкил итәчәк, 2018 елда – 4,2%, 2019 елда – 3,1%. 2019 елга тулай төбәк продукты күләме буенча 2 трлн. 346 млрд. сум дәрәҗәсендә фаразлау төзелгән.

Сәнәгать җитештерүенең күләме 2017 елга, фаразлау буенча, 2081,1 млрд.сум тәшкил итәчәк. Сәнәгать җитештерүе индексы 2017 елда 105,1% дәрәҗәсендә фаразлана. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү – 247,7 млрд. сум күләмендә.

Артем Здунов алдагы елда республикада берничә производство планлаштырылган куәтенә чыгачак, бу сәнәгать җитештерүе индексы үсешенә китерәчәк, дип билгеләде. Сәнәгатьтә төп урында, элеккечә, нефть-газ химиясе һәм машина төзелеше комплексы тора.

Илдар Халиков барлык 30 республика программасын тормышка ашыру 2017 елда да дәвам итәчәк, дип билгеләде. “Бүген бу программалар буенча акчаны үзләштереп кенә калмыйча, аларның нәтиҗәлелеге турында да уйларга кирәк”, - дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International