Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы Клаус Шваб белән очраша

2011 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Давоста Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Томас Миров белән очрашачак.

Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан башлыгы бу көннәрдә Швейцариянең Давос шәһәрендә Россия делегациясне составында Бөтендөнья икътисади форумында катнаша. Президент ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Давос форумы мәйданы ике яклы очрашулар, сөйләшүләр һәм Татарстанның потенциаль бизнес-партнерлары белән проектлар хакында фикерләшү өчен нәтиҗәле файдаланылачак. Бүген ТР Президентының Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы Клаус Шваб белән очрашуы планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International