Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Пенсияләрнең туплам өлешендә җыелган акчаларны республика икътисадын инвестицияләүгә тотарга кирәк
2011 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Дәүләт тарафыннан пенсияләрне уртагыннан финанслашу һәм пенсия тупламнарын инвестицияләү программасында 102 мең татарстанлы катнаша, аны гамәлгә ашыруның беренче елында дәүләт үзенең йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәде, нәтиҗәдә, 20 меңләп граждан хисабына 55 млн. сум акча салынды. Моннан тыш, шушы программада катнашкан хезмәткәрләренә 26 предприятие үз хисабыннан өстәмә акча күчерә тора. Былтыр Пенсия фондының Татарстан бүлегендә пенсия тупламнары буенча 160 мең гариза кабул ителеп, ел ахырына шушы туплам өлеш 25 млрд. сум тәшкил итте.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов әлеге бүлек советының узган елгы эш йомгакларына багышланган утырышында шундый һ.б. мәгълүматлар китерде.
Аннан соң чыгыш ясаган ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиковның игътибарын пенсия тупламнарына юнәлдереп, мондый фикер белдерде. Пенсияләрнең туплам өлешендә җыелган акчаларны республика икътисадын инвестицияләүгә тотарга кирәк, чөнки сумма шактый зур – 25 млрд. сум. Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы буенча бүлеге, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә гражданнарның пенсия тупламнарын ышанычлы саналган социаль ипотека буенча төзелешкә юнәлтергә кирәк, шул рәвешле, халыкның акчасы тулысынча сакланырлык итеп эш оештыру зарур, диде министр.
Премьер-министр аның белән килешеп, моңа, шулай ук, Россия регионнарын да җәлеп итәргә була, диде.
Татарстан Пенсия фонды бүлегенең гражданнарны кабул итү системасын (анда чиратлар электрон формада, кабул итү кабинкалары файдаланыла, сайтында кызыксындырган мәсьәләләргә җавап табу мөмкинле гамәлдә һ.б.) башка министрлыклар һәм ведомстволарда да булдыру кирәк, чөнки ыгы-зыгы юк, шул ук вакытта эш тә эшләнә, дип тәкъдим итте йомгак сүзендә Хөкүмәт башлыгы.
Утырыш азагында И.Халиков хезмәтендә үзен күрсәтә алган уңышлы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен, ә М.Имамов ведомство бүләкләрен тапшырды. Премьер-министр Пенсия фондының 20 еллыгы белән барлык хезмәткәрләрне котлап, нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз