Чаллыда бөтен Идел буе өчен трамвайларны яңарту буенча предприятие ачылырга мөмкин

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Чаллыда трамвайларны яңарту өчен предприятие булдыру планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәгәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде.

“Яңарту блогы, тулысынча җыеп бетерү Чаллыда башкарылачак, детальләрнең бер өлеше монда эшләнәчәк, бер өлеше Беларуссиядән кайтарылачак, мондый җыю эшләрен нәкъ менә Чаллыда оештыру турында сүз бара”, - дип билгеләде Альберт Кәримов.

“Бу бик кызыклы проект, яңартуның схемасы да бик кызыклы, нәкъ менә Чаллыда җитештерү өчен зур теләк бар”, - дип белдерде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев.

Финанслау ягына килгәндә, трамвайларны яңарту яңаны алуга караганда ике тапкыр арзанрак булачак.

Искә төшерәбез, Чаллыда трамвайларны яңарту проекты турында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларуссия Республикасына эшлекле сәфәре вакытында сөйләшенде, аның идеясе “Белкоммунмаш” предприятиесен караганда әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International