Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

2011 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды.

Утырышта “Татнефть” ААҖ нең 2010 елда бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2011 елның февраленә бюджет расланды.

Компаниянең директорлар советына эчке аудит идарәсе эш нәтиҗәләре турында белдерелде, аерым алганда, электрон сәүдә мәйданчыгын эшләп бетерергә, Ливиядәге проект кысаларында акчаларны максатчан файдалануны контрольдә тоту кебек темалар көн үзәгенә куелды.

“Татнефть” ААҖ Директорлар советы әгъзалары 2010 елгы эш нәтиҗәләре буенча акционерларның еллык җыелышына әзерләнү мәсьәләре буенча фикерләште, аерым алганда, эшче комиссия составы билгеләнде.

Директорлар советы утырышында шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International