“ТАНЕКО” объектлары төзелешенә эшче куллар җитми

2011 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексы төзелеше буенча башкарма-техник документларны тапшыру вакытын тизләтү бурычын куйды.

Әлеге мәсьәлә бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты катнашында узган киңәшмәдә күтәрелде. Анда шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, подрядчылар катнашты.

Киңәшмә барышында Президентка ТАНЕКО объектлары төзелеше барышы, комплекс мәйданында 6 меңгә якын эшче кулга ихтыяҗ булу, комплектлаучы материаллар белән тәэмин ителешенең җитәрлек булуы хакында мәгълүмат бирелде.

Аерым объектлардагы эшләрнең торышы белән “Нефтегазинжиниринг” ҖЧҖ генераль директоры Константин Матвеев, “ПСО Казан” җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Марс Газизуллин таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International