Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Минем автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә. Менә инде ничә ел Татарстан Республикасында барлык планлаштырылган бурычлар тормышка ашырыла һәм хәтта арттырып үтәлә. Бу бигрәк тә 2013 елгы җәйге Универсиада, 2015 елгы ДЧ кебек җитди проектларны гамәлгә ашырганда ачык күренде. Быел да безнең юл хезмәткәрләре яңа технологияләр, заманча җиһазлар, юл материаллары кулланып, бик күп әһәмиятле, файдалы эшләр башкаралар. Бүген Казан һәм гомумән Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килүчеләрнең республикадагы юлларның сыйфатын яхшы бәяләве белән горурлана ала”.
Аерым рәхмәт сүзләрен ул бу тармакның ветераннарына белдерде.
Илдар Халиков иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләр “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук РФ транспорт министрының беренче урынбасары Евгений Дитрих чыгыш ясады. Ул Татарстанның барлык транспорт комплексын ирешелгән уңышлары белән котлады һәм иң алдынгы хезмәткәрләргә ТР Транспорт министрлыгы бүләкләрен тапшырды.