Марат Әхмәтов: Республика беренче тапкыр шикәр чөгендереннән 2,3 млн тонна уңыш алачак

2016 елның 29 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында шикәр чөгендере уңышын җыю төгәлләнеп килә, аның барышы турында бүген  ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне  ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, шикәр чөгендере 62,4 мең гектарда җыеп алынган, бу 99% тәшкил итә. Тагын 500 гектардан кимрәк җыясы бар (Буа һәм Тәтештә).

Гомумән 2 млн 261 мең тонна җыеп алынган. Уңыш республика буенча бер гектардан 362 ц. тәшкил итә.

“Шикәр чөгендере хуҗалыклар өчен акча ягыннан җитди табыш булып тора, – ди Марат Әхмәтов. – Шикәр чөгендере җитештерү дә, эшкәртү дә зур керем бирә”.

Ул шикәр чөгендереннән  табыш алучы хуҗалыкларны мисалга китерде: “Чүпрәле районының “Чынлы” ҖЧҖ 700 гектар мәйданда бу  культураны чәчеп, 35 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алды. Аны тапшыргач  хуҗалык 2,7 мең тонна шикәр комы алачак. Бу товар 100 млн суммнан артык. Шикәр чөгендеренең һәр гектары хуҗалыкларга 140 мең сумнан артык табыш китерә, ә рентабельлелек 100% тан югары”, - диде министр.

Республикада шулай ук шикәр чөгендерен эшкәртү дә планлы рәвештә бара, дип белдерде Марат Әхмәтов. Барлык өч шикәр заводы да туктамыйча эшли. Тәүлегенә алар 16 мең тонна эшкәртә һәм 2,4 мең тонна шикәр комы җитештерә. Быелгы ел уңышыннан инде 133 мең тонна шикәр комы әзерләнгән.

Алга таба ул бөртекле ашлыкка кукуруз уңышын җыюның барышы турында сөйләде.

Марат Әхмәтов фикеренчә, киләсе елга  мәйданнарны зурайту һәм уңышны арттыру динамикасын сакларга кирәк. Ул терлекчелектә кукурузның бөртекле ашлык буларак әһәмиятен ассызыклады. “Терлекләр рационында бөртекле кукуруз ашату каралмаган хуҗалыкларны без терлекчелеккә карата иң примитив дип бәяләячәкбез», – дип белдерде ул.  

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук киләсе ел өчен минераль ашламалар туплау турында искә төшерде. Татарстан Президенты кушуы буенча мәйданның һәр гектарына 65 килограм ашлама кертелергә тиеш.

Минераль ашламалар иң күп тупланган районнар - Сарман, Зәй, Тукай, Әлки, Мөслим.

Ә Лаеш, Бөгелмә, Менделеевск, Чирмешән, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әгерҗе, Чүпрәле һәм кайбер башка муниципаль районнар минераль ашлама туплауда калыша.

Илдар Халиков, үз чиратында, Марат Әхмәтовны авыл хуҗалыгының табышлы тармак булуын күрсәтүче алдынгы хуҗалыкларны мисалга китерергә  чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International