Илдар Халиков Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Чэн Вэй белән очрашты

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Чэн Вэй белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиков очрашу барышында Татарстан җитәкчелеге Кытай Халык Республикасының Казанда консуллык  ачу турындагы карарын хуплый, дип белдерде.

Бу Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенең  Татарстан белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирүен күрсәтә, диде Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча,  соңгы елларда Кытай белән Татарстан арасында икътисади һәм сәяси элемтәләрнең саны шактый арткан. Моннан тыш, ТР Премьер-министры үзенең дә агымдагы елның 10 ноябрендә Кытайга баруны планлаштыруын хәбәр итте.

Безнең узара хезмәттәшлегебез Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелеге арасында барган мөнәсәбәтләрдә аеруча мөһим, дип билгеләде Илдар Халиков Чэн Вэй әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Аерым алганда, соңгы вакытта шактый уртак проектлар гамәлгә ашырылды. Бу шул исәптән Татарстанда ”Хайер”һәм “Аммоний” заводлары ачылуы.

Ул шулай ук  "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистраль төзелешендә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак проектлар булуын искә төшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International