Илдар Халиков юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләрне тикшерү буенча төбәкләргә аерым вәкаләтләр тапшыру буенча киңәшмәдә катнашты

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Мәскәүдә (РФ Хөкүмәте йортында) РФ Эчке эшләр министрлыгыннан юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләрне тикшерү буенча төбәкләргә аерым вәкаләтләр тапшыру буенча киңәшмә узды.

Анда Татарстаннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Искә төшерәбез,  автомобиль юлларында аварияләр санын киметү вариантлары, шулай ук бу өлкәдә төбәк хакимияте органнары вәкаләтләрен киңәйтү мәсьәләләре федераль дәрәҗәдә карала. Бу мәсьәлә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов карамагында.

РФ Эчке эшләр министрлыгыннан юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләрне тикшерү буенча төбәкләргә аерым вәкаләтләр тапшыру ниятләнә, шул исәптә транспорт чараларының туктап тору урыннары буенча мәсьәләләр дә.

Аерым алганда, Мәскәүдә 2023 елга кадәр гамәлдә булачак килешү нигезендә, бу функцияләр  башкаланың транспорт департаментына тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International