Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кыла

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген, 2016 елның 1 ноябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында бер көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына (Шанхай шәһәре) килде. Делегацияне Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Сәфәренең төп максаты –18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсендә булу. Күргәзмә стендларында Татарстан Республикасын "КАМАЗ" ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, "Алабуга" ААҖ, "Иннополис" ААҖ һәм башка компанияләр тәкъдим итәчәк. 
Моннан тыш, Татарстан Президенты Инновацияләр һәм яңа технологияләр индустриясен үстерү форумын ачу тантанасында, «Сәнәгать партнерлыгы: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумында катнашачак.  
Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Россия һәм  Кытай хөкүмәтләре башлыкларының даими очрашуларына әзерлек комиссиясенең сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча ярдәмче комиссиясе утырышында катнашуы көтелә.
Төштән соң Татарстан Президентының Кытай эшлекле даирәләре вәкилләре белән берничә очрашуы планлаштырылган.  
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,  Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «АК БАРС» БАНК ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International