Кытай бизнесы Россия икътисады белән кызыксына, һәм Россия – без хезмәттәшлек итәргә теләгән ил ул. Бүген бу хакта Россия-Кытай эшлекле форумында катнашучы Кытай вәкилләре хәбәр иттеләр. Форум Шанхайда InterContinental Shanghai Necc кунакханәсенең конференц-залында узды.
Форум эшендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия һәм Кытай бизнесы вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.
Кытай – соңгы егерме ел эчендә Россиянең әйдәүче сәүдә партнёрларыннан берсе, диде бизнес-форум модераторы – Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшлекле программасы директоры Антон Атрашкин, форумны ачып.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров форумны оештыручыларга күргәзмәнең югары дәрәҗәдә уздырылуы һәм Росиядән килгән катнашучыларга аерым игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, төп бурыч – 2020 елга илләр арасындагы товар әйләнешен 200 млрд. долларга җиткерү.
Моңа АТЭС, АСЕАН һәм ЮНИДО оешмалары кысаларындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе дә ярдәм итәчәк, диде ул.
Денис Мантуров белдергәнчә, ике ил төбәкләренең инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә зур игътибар бирергә кирәк. Шулардан алдан социаль үсүче территорияләр һәм махсус икътисадый зоналар аерым статуска ия.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, форум модераторының, Кытай Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрендә нинди урында тора, дигән соравына җавап биреп, билгеләп үткәнчә, Татарстан бу юнәлештә актив хезмәттәшлек итә. 2016 елның апрелендә «Хайер» компаниясе республикада суыткычлар җитештерү заводын эшләтеп җибәрде, кер машиналары чыгару заводын төзү турында карар кабул ителде. Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе катнашында Менделеевск шәһәрендә "Аммоний" ААҖнең минераль ашламалар җитештерүче заводы эшли башлады. "Алабуга" МИЗ территориясендә дүрт Кытай резиденты үз проектларын гамәлгә ашырачак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Кытай тәҗрибәсе махсус икътисадый зоналар, индустриаль мәйданчыклар оештырганда безгә бик зур таяныч булды, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ белән Hawtai Motor Group Кытай компаниясе арасында КАМАЗ йөк машиналарын – Кытайда һәм Hawtai җиңел автомобильләрен Россиядә җитештерү һәм сату буенча уртак предприятие булдыру турындагы килешүне дә искә төшерде.
Безнең лидерларыбыз – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән КПК ҮК Генераль секретаре Си Цзиньпинь арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә хезмәттәшлек өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Кытай партнерларын Татарстанга чакырды, аерым алганда, "Иннополис" МИЗ мөмкинлекләре белән танышу өчен дә.
Шуннан соң форумда Lifan Group президенты Му Ган, «ОАК» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь, Lyugong Machinery өлкән вице-президенты Ло Гобин, РУСАЛ генераль директоры, идарәсе рәисе Владислав Соловьев, Шанхай шәһәре вице-мэр Жу Бо, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Шугаев чыгыш ясадылар.
Форум азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров барында «РариТЭК Холдинг» акционер җәмгыяте белән Guangxi Yuchai Machinery Co., Ltd арасында, «РариТЭК Холдинг» акционер җәмгыяте белән CIMC ENRIC Holdings Limited Россия вәкиллеге арасында ике яклы килешүләр имзаланды.
«РариТЭК Холдинг» АҖ белән Guangxi Yuchai Machinery Co., Ltd арасындагы килешү газ һәм дизель двигательләрен автомобильләргә, судноларга һәм трактор техникасына урнаштыру буенча Чаллы шәһәрендә җитештерү комплексын булдыру барышында Якларның җитештерү, инвестицион һәм фәнни-техник потенциалыннан файдалану нәтиҗәлелеген артыруга юнәлдерелә.
Үз чиратында «РариТЭК Холдинг» АҖ белән CIMC ENRIC Holdings Limited Россия вәкиллеге арасындагы килешү автомобильләргә, судноларга һәм трактор техникасына криоген системалар урнаштыру буенча Чаллы шәһәрендә җитештерү комплексын булдыруны күз алдында тота.
Төгәлрәк: http://raritek.ru/news/433716/