Бүген Казанда Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе катнашында бизнес-форум узды.
Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад потенциалын тәкъдир итү белән форумда катнашучылар алдында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстанның икътисади нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, дип хәбәр итте. Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең лидер төбәкләре унлыгына керә.
Илдар Мингалиев кыскача “Татнефть” ГАҖ, “ТАИФ”, “КАМАЗ” ГАҖ, “Форд Соллерс” УП, “Казан вертолет заводы”, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, “КМПО” ГАҖ, “Казанкомпрессормаш” кебек республиканың әйдәп баручы предприятиеләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын форумда катнашучыларга ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев тәкъдим итте.
Татарстан территориясендә бизнес алып бару тәҗрибәсе белән чит компанияләре вәкилләре уртаклашты.
Форум кысаларында шулай ук Татарстан һәм Британия эшлекле даирәләренең очрашулары узды.